Балтач җирлегендә гомер итүче Шәйхетдинов Шәрифҗан Шәйхетдин улына 15 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән “Сорнай” җәмгыяте директоры Тәуфыйк Гыйләҗевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.