ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

 

Иске Яңа ел

15 гыйнвар 2018 ел

               Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Яңа ел тамашасы, Раштуа кичәләре, шашка турниры, төп чыршыны ачу тантанасы узды. Ә 15 гыйнвар көнне безнен әбиләр һәм бабайлар район мәдәният йортында «Иске Яңа ел» театральләштерелгән тамаша карарга бардылар.  Яңа ел шатлыклары моның белән генә төгәлләнмәде, сәламәтлекләре буенча мәдәният йортына баралмаганнар өчен артистлар үзләре килделәр. Өлкәннәр янында кунакта алар җырлар җырладылар, бергәләп биеделәр. Мондый чаралардан бик яхшы тәэсирләр кала: Яңа ел персонажлары өлкәннрнең рухларын күтәрде, күзләрендә шатлык балкыды.         «Яңа елны ничек каршы аласың, ел буе шулай үткәрәсең», - дигән ышаныч бар.  Интернат-йортта яшәүчеләрнең барысы да яхшы булыр дип санарга мөмкин, чөнки бәйрәм яхшы узды!

 

2019 елның 16 гыйнварында Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәт коллективының отчет җыелышы булып узды, анда социаль яклау бүлеге начальнигы С. В. Прохорова, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л. Н. Рыбакова, Күзәтчелек советы әгъзалары катнаштылар.

 

Хезмәт хокукы - синең хокукың

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Табигать дөньясы гаҗәеп матур» дигән экологик - интеллектуаль уен

 2019 елның 15 гыйнварында, Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, ата-аналар алиментлар түләүдән баштарта торган, балигъ булмаган балалары булган  гаиләләргә, хокукый ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде

Кыш үзенең кар юрганы белән җирне каплауга һәр кешенең күңеле чана, чаңгы шуарга тарта. Быел кыш безне үзенең матур йомшак һава торышы белән сөендерде. Мондый көндә балалар да здание эчендә булырга яратмыйлар. Шуңа  балалар Биккинин А.И. җитәкчелегендә чаңгыларын кичтән әзерләп: майлап куйдылар.

Приюттан ерак түгел урнашкан тау итәге күңелләрне җилкендерде. Балалар шау-шулап озак вакыт таудан шудылар. Приютка кергәндә һәрберсенең күңеле күтәренке иде.

15 гыйнвар көнне  “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та 2018 ел нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр утырышы булды. Утырышта башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Галина Юрьевна, Чистай муниципаль районы  социаль яклау булеге җитәкчесе Каюмова Гүзәл Рафыйк кызы катнашты.

2019 елның 16 гыйнварында ДКО «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты» территориясендә тәрбияче Дәүләтҗанов Мостафа җитәкчелегендә "Тюбингта шуу” уздырылды.

2019 елның 15 гыйнвар  көнендә Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Салихов Мирсәет Тимершаех улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мирсәет абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International