ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Изгелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан тыл хезмәтчәннәре өчен «Җиңү чәчәкләре» дигән акция уздырдылар.


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 9 нчы санлы социаль участогында «Мин куркынычсызлыкта» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Әлеге чарада 7 яшүсмер катнашты.

17 нче социаль участокта балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Мин коллективта» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: үз характерының үзенчәлекләрен өйрәнү һәм билгеләү; коллективны формалаштыру этаплары, рольләрне коллективта бүлү белән танышу.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Диләрә Борисова 12 нче социаль участокта 15 балигъ булмаган бала арасында “Фәнгә юл” программасын  гамәлгә ашыру эше кысаларында “Ничек даһи булырга” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: катнашучыларны дөнья фәне һәм техникасы үсешенә зур өлеш керткән бөек галим Д.И. Менделеевның тормышы һәм эшчәнлегенең төп вакыйгалары белән таныштыру, хезмәт сөючәнлеге һәм белемнәре зур булган кешеләрнең казанышларына кызыксыну уяту.

 4 нче социаль участокта туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 19 бала белән татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукайны укыйбыз» дигән чара уздырдылар. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты, аның иң танылган әсәрләре белән таныштыру.

«Почемучки» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова социаль хезмәт күрсәтүдә булган 10 бала арасында «Күренми торган кара» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: эксперимент үткәрү юлы белән гади сәбәп-тикшерү элемтәләрен урнаштыру, кызыксынучанлыкны, фәнгә карата кызыксынуны, пөхтәлекне үстерү.

Наркоманияне,ВИЧ/СПИД, җенси юл белән ирелә торган авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында 15 яшүсмер өчен «ВИЧ-инфекциянең иммун системасына йогынтысы» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: катнашучыларны ВИЧ-инфекциянең кеше иммун системасына йогынтысы үзенчәлекләре белән таныштыру.

8 нче социаль участогында «Хокукый белемнәр нигезләре» курсы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина тарафыннан 23 балигъ булмаган бала арасында «Балигъ булмаганнарның үз хокукларын яклау ысуллары һәм аларның нәтиҗәләре» дигән темага төркемле профилактик дәрес уздырды. Максаты: балигъ булмаганнарның төп хокукларын, аларны яклау ысулларын һәм аларның нәтиҗәләрен, балигъ булмаганнарның үз хокукларын яклау механизмын ачу. 

Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Аралашудагы хаталар һәм аларны җиңү ысуллары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: партнер характерының үзенчәлекләреннән чыгып, аралашу күнекмәләрен үстерү.


3
май, 2021 ел
дүшәмбе
3 май көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты -интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Тал бөресе” темасына шөгыль үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International