Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова «Изгелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан тыл хезмәтчәннәре өчен «Җиңү чәчәкләре» дигән акция уздырдылар.
9 Май-безнең өчен совет солдатларына, үз тормышларын кызганмыйча, җирдә тынычлык булсын өчен барысын да эшләүчеләргә олы рәхмәт хисләре уята торган үзенчәлекле дата. Бу бәйрәм сугышта катнашучыларга тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтү өчен сәбәп. Сугыш елларында бала булып та эшләгән тыл хезмәтчәне Семенова Валентина Николаевнаның йорт яны участогын төзекләндерү максаты белән, белгеч һәм волонтерлар аның йорты янында чәчәкләр утырттылар.
Валентина Николаевна канкойгыч сугышларда катнашмаса да, Бөек Ватан сугышы чорында булган куркыныч вакыйгаларны хәтерли. Ул һәм аның 5 бертуган апасын 1942 елда фронтка озаталар һәм ул аларны башка күрми. Ул үз Ватанын яклап һәлак була. Үз илләрен яклап чыккан башка совет солдатлары хөрмәтенә белгеч һәм волонтерлар матур чәчәкләр утырттылар.
«Хәзерге буынның безне онытмауларына мин бик шат. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар бик мөһим һәм балаланың минем яныма килүләре, хәлләремне белешүләре, кайгыртулары, хуҗалык эшләрендә булышулары бик күңелле. Бу бик кыйммәтле, рәхмәт сезгә», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Валентина Николаевна. Волонтерлар, үз чиратында, аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.