Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Тал бөресе” темасына әвәләү шөгыле

2021 елның 3 мае, дүшәмбе
Шөгыльнең максаты: композиция алымнарын файдаланып, натураль образ үзенчәлекләрен төгәл курсәтә белергә өйрәтү. Бурычлар: "тал бөресе" төшенчәсен формалаштыру; язгы агач ботагын пластилин ярдәмендә сурәтли белү, тал бөресенең характерлы үзенчәлекләрен тапшыру; вак моторикасын үстерү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә мәхәббәт, аның матурлыгын үз иҗатында күрсәтә белергә өйрәтү. Шөгыль «Яз килде, һәм тал чәчәк атты... " шигыреннән башланды. Тәрбияче балаларны «тал бөресе» төшенчәсе белән таныштырды, тал агачының нинди булуын күрсәтте. Аннан соң, дәреснең практик өлешендә, балалар, тәрбияче ярдәме белән, тал бөресен әвәләп, ботакка беркеттеләр. Балалар тырышып эшләделәр, чөнки пластилин белән эшләү вак моторика үсешенә ярдәм итә һәм күңел рәхәтлеге бирә. Дәрес вакытында укытуның техник чаралары да кулланылды. Презентация барышында балалар "Вербное Воскресенье" бәйрәме турында белделәр, табышмакларга, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Балалар бик канәгать калдылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International