Гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Светлана Ежова «Аралашудагы хаталар һәм аларны җиңү ысуллары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: партнер характерының үзенчәлекләреннән чыгып, аралашу күнекмәләрен үстерү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Кибернетика» күнегүен үтәргә тәкъдим итте. Психолог хаталарны үзенчәлекле таблицада системалаштырды. Таблицаның беренче графасы - «хаталар» дип аталса, икенчесе – «аларны профилактикалау» дип аталды.
Аннары психолог катнашучыларга бирем бирде: кәгазь битләрендә үз-үзлщрен ачыкларга ярдәм итәчәк хисләр таблицасын тутырырга. Катнашучылар әлеге биремне үтәгәннән соң бер-беребезгә хис-тойгылар бирәбез, ә икенчесен көтәбез, шуннан гаилә парында аңлашылмаучанлык килеп чыга да инде дигән нәтиҗәгә килделәр.
“Кызыклы – файдалы” йомгаклау даирәсендә “Кибернетика” күнегүенең катнашучыларга үзара аңлашуның ике яки аннан да күбрәк кеше белән төзелүе ачыкланды.