29 апрель көнне илнең тарихи истәлекле датасы - радиацион аварияләрдә һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу көне кысаларында “Радость” үзәге белгечләре социаль участокта - 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырдылар.
26.04.21 елда приютта тәрбияләнүчеләр белән Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан "Туган телем - минем байлыгым" исемле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
"Доброе сердце» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән иммунизация һәм коронавирстан вакцина ясау мәсьәләләре буенча аңлату әңгәмәләре үткәрделәр
«Доброе сердце » халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланган «шигърият сәгате» дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр.
26 нчы апрель көнне 18 нче санлы социаль участокта «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәткә 35 ел тулу уңаеннан күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдән 7 бала һәм яшүсмер арасында «Чернобыль – безнең авырту» дигән темага әңгәмә үткәрде. Максаты: кешелек өчен куркыныч фаҗига булган Чернобыль АЭСындагы аварияне искә төшерү, толерантлык, рухи-әхлакый хисләр, шәфкатьлелек, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү.
28 апрель конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Сугыш нинди төстә?” дигән темага рәсем конкурсы үткәрде.
26 нчы апрель көнне 12 нче социаль участокта «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең истәлекле датасы кысаларында «Үз планетабызны яклыйк» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: балаларның игътибарын планетабызның экологик проблемаларына җәлеп итү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 7 бала катнашты.
2021-нче елның 27-нче апрелендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Беренче чәчәкләр – тузганаклар» дигән темага рәсем шөгыле үткәрде .