Ромина Антонина Ивановна 1928 елның 2 сентябрендә туа. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Әтисе сугышта ике тапкыр яралана, шулай да исән-сау әйләнеп кайта.Сугыштан соң Антонина Ивановна эшче крестьян мәктәбен тәмамлап, 17 яшендә райпланга эшкә китә. Кияүгә чыга, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Антонина Ивановна Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак фатир алды.
5 нче май көнне «Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова тарафыннан «9 нчы майга бәйрәм брошкасы ясау» дигән темага чара уздырды. Максат: “Канзаши” стилендә атлас тасмалардан брошка ясау.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова 4 май көнне 5 балигъ булмаган бала арасында асфальтта «Җиңү салюты» дигән рәсем конкурсы үткәрде. Максаты: балаларның патриотик аңын формалаштыру, балаларның Бөек Ватан сугышы тарихына карата кызыксынуларын арттыру.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина “Әни+бәби” клубы кысаларында «Әниләр һәм балалар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларның йорт хайваннары турында башлангыч белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү, аларны дөрес итеп әйтергә өйрәтү.
Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2021 нче елның 29 апреле көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән открыткалар әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Максат: котлау открыткасы ясарга, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына карата хөрмәт һәм игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләргә өйрәтү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова сугыш тарихының истәлекле даталары һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 11 балигъ булмаган бала өчен «Берлинны алу» дигән профилактик чара уздыры. Максаты: балаларның Россия Хәрби тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү.
2021 нче елның 5 нче май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы «Канәфер чәчәге – Җиңү символы» дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 2021 нче елның 30 нчы апрелендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты кысаларында 5 социаль хезмәт алучылар арасында «Чәчәк үсентеләре утырту» дигән чара уздырылды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Биеп яшибез» программасы кысаларында «Рус халык биюләре көне» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Ватан мәдәниятенең традицион кыйммәтләре нигезендә баланың рухи-әхлакый шәхесен формалаштыру.
30 нчы апрель көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре Янгын күзәтчелеге вәкилләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту, ут белән сак эш итү күнекмәләрен үстерү максаты белән «Ут белән шаярма!»дип аталган чара үткәрделәр.