17 нче социаль участокта балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Мин коллективта» дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: үз характерының үзенчәлекләрен өйрәнү һәм билгеләү; коллективны формалаштыру этаплары, рольләрне коллективта бүлү белән танышу.
Дәрес барышында белгеч балалар белән «Минем исемем тарихы», «Сул-уң характер тибы», «Язучы машина», «Сораулык» күнегүләре үткәрде. Алар барысы да коллективны берләштерүгә, толерантлык һәм игелеклелекне формалаштыруга юнәлтелгән.
Балаларга дәрес бик ошады. Алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәм итәргә һәм ышанырга әзер булган дусларың булганда яшәү җиңелрәк, икәнен аңладылар.