4 нче социаль участокта туган телләр һәм халык гореф-гадәтләре елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 19 бала белән татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукайны укыйбыз» дигән чара уздырдылар. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты, аның иң танылган әсәрләре белән таныштыру.
Чара башында белгеч катнашучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм аның авыр язмышы белән таныштырды. Шул ук вакытта күп кенә балалар Тукай тормышының фактларын белә иделәр инде. Төп өлеш вакытында белгеч үзе дә, балалар да Тукайның берничә иң танылган шигырен тәкъдим иттеләр. Шагыйрьнең шигырьләре рус һәм татар телләрендә яңгырады.
Соңыннан белгеч нәтиҗә ясады һәм балаларны бөек шагыйрьнең әсәрләрен укырга һәм туган телеңне сакларга чакырды.