8 нче социаль участогында «Хокукый белемнәр нигезләре» курсы буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина тарафыннан 23 балигъ булмаган бала арасында «Балигъ булмаганнарның үз хокукларын яклау ысуллары һәм аларның нәтиҗәләре» дигән темага төркемле профилактик дәрес уздырды. Максаты: балигъ булмаганнарның төп хокукларын, аларны яклау ысулларын һәм аларның нәтиҗәләрен, балигъ булмаганнарның үз хокукларын яклау механизмын ачу.
Белгеч үз дәресен балалардан үз хокуклары турында кайдан белүләре турында сораштырудан башлады. Тыңланылган лекциядән соң, «Сәяхәтче бака», «Кабартма», «Тылсымлы чүлмәк» һ.б. кебек әкиятләрнең ситуациясен һәм лекция материалын кабул итүгә психологик тест үткәрелде.
Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга «Олы дөньяда бала хокуклары» дигән буклетлар таратты һәм безнең заман үз хокукларыңны белү бик мөһим, дип ассызыклады. Балалар белгечкә файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.