Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны һәм терроризмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Экстремистлык идеологиясен традицион конфессияләрдән аера белү максатыннан үткәрелгән чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Мин куркынычсызлыкта» технологиясеннән «Эмоциональ үз-үзеңне көйләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара катнашучыларның психологик-эмоциональ халәтен тигезләү күнекмәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде.
2022 нче елның 23 нче мартында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага шөгыль үткәрде .
«Салават күпере буяулары» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева 22 март көнне «Спорт гаиләсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара вак моториканы, иҗади сәләтләрне үстерү, карандашлар белән рәсем ясау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Шушы көннәрдә "Нефтехим Арена" боз сараенда хоккей буенча мастер-класс узды. Терәк – хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган һәм спортның әлеге төре белән «чирләгән» балалар үзләрен хоккейчы ролендә сынап карый алдылар.
Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт, Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Ильина 22 март көнне «Перемышль ныклыгын алу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында 22 мартта «Мин тормышны сайлыйм» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның игътибарын бүгенге көндәге төп проблемаларның берсенә - наркоманиягә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында 22 мартта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская җәзаларны үтәү Федераль хезмәте идарәсе хезмәткәре белән берлектә «Без ничек аралашабыз» дигән дәрес үткәрде.
21 март-Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне. Мондый диагнозлы кешеләр безнең арада аз түгел. "Кояшлы балалар"га толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Алисә Минһаҗетдинова “Volunteer. Life” иреклеләр төркеме белән берлектә «Кояшлы шәһәр тылсымы» дигән чара уздырды.
«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән 19 нчы социаль участокта «Без сәламәт Россия өчен» дигән төркемле дәрес уздырды. Чара 18 мартта алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.