«Эмоциональ үз-үзеңне көйләү»

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Мин куркынычсызлыкта» технологиясеннән «Эмоциональ үз-үзеңне көйләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара катнашучыларның психологик-эмоциональ халәтен тигезләү күнекмәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Дәрес «Юучы машина» активатор уены белән башланып китте. Балалар, ике шеренгага басып, бер-берсенә каршы торган саф уртасыннан чиратлап үттеләр, иптәшләре исә аларның аркаларына суккаладылар. Аннан соң уен стресска каршы сулыш алу күнегүләренә күчте, алар балаларга тынычланырга ярдәм итте. Бу күнегүләрнең барысы да катнашучыларны нинди дә булса мөһим карар кабул итәр алдыннан үз психо – эмоциональ халәтен тигезләргә өйрәттеләр.

Дәрес ахырында белгеч балаларга «Экстремаль шартларда үзеңне ничек сакларга» дигән мәгълүмати белешмәлек тапшырды һәм үз иминлеге турында кайгыртырга өйрәнергә киңәш итте. Дәрестә 11 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International