2022 нче елның 23 нче мартында Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага шөгыль үткәрде . Шөгыльнең максаты: балаларда сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләрен һәм наркотикларга һәм башка психотроп матдәләргә тискәре караш формалаштыру. Бурычлар: укучыларны наркотиклар яшергән куркыныч белән таныштыру.
Шөгыль башында балаларга А.Костецкийның «Мин барысын да яратам, нәрсә бар...»дигән шигыре укылды. Аннан соң балалар белән бергә «Үзеңне ярату нәрсә ул? " дигән сорауга җавап таптылар. Соңыннан балаларга наркотикларның зыяны турында бераз мәгълүмат бирелде. Аннары танып-белү уены формасында уен үткәрелде. Беренче бирем «Мәкальне төгәллә»иде. Шулай ук «Сюрприз» кебек төрле уеннар да үткәрелде.Әлеге уенның максаты: балаларга кызыксынуның бик куркыныч нәтиҗәләргә китерүен беркайчан да онытып булмавын күрсәтү.
Соңыннан әңгәмәбезгә йомгак ясалды. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды.