ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

"Биеп яшибез» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Олеся Минһаҗетдинова «Хәрәкәт һәм координация үсешенә уеннар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Социаль адаптациядә авырлыклары булган 8 балигъ булмаган бала, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар булган әлеге чара билгеле бер музыка астында хәрәкәтләрне дөрес кабатларга, үзара аңлашуны һәм үзара бәйләнешне үстерергә өйрәтү максатыннан үткәрелде.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 28 март көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. балалар белән "Җир сәгате" темасына әңгәмә үткәрде.

26 март көнне “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен, балалар интернат йорты”ында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна җитәкчелегендә, Корсабаш авыл клубына  “Җырлыйк әле!” дип исемләнгән Пушкинский карта аша алынган билетлар белән, концерт карарга бардылар.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Нигәчеләр» программасыннан «Сәламәтлек серләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара 25 март көнне танып-белү кызыксынуларын үстерү, сәламәтлекне саклау күнекмәләрен формалаштыру максатыннан үткәрелде.


25
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 25 мартында  ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Тимергалиева И. җитәкчелегендә «Яз килде» дигән темага дәрес уткәрде.

24 нче март көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Хокук бозуларга сәләтле яшүсмерләрне өзлексез социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт системасын төзүдә профилактика субъектлары роле» дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара "Түбән Кама агросәнәгать көллияте" базасында узды. Түгәрәк өстәл эшендә барлык профилактика субъектлары, мәктәп һәм урта уку йортларының психологлары һәм социаль педагоглары катнашты.

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында 24 нче март көнне 2 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Минем дустым компьютер» дигән дәресләр курсыннан «Яшь рәссам» дигән темага дәрес үткәрде.Чара компьютер графикасы белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, сәнгатьнең әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнешен аңлау максатыннан үткәрелде.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022-нче елның 24-нчы мартында Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында тәрбияче Гилемханова Алсу Ринат кызы урта төркемдә «Җир ана – безнең төп йортыбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч шөгыль үткәрде.

Балигъ булмаганнар арасында экстремизмны һәм терроризмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курстан «Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Экстремистлык идеологиясен традицион конфессияләрдән аера белү максатыннан үткәрелгән чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Мин куркынычсызлыкта» технологиясеннән «Эмоциональ үз-үзеңне көйләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара катнашучыларның психологик-эмоциональ халәтен тигезләү күнекмәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International