«Без сәламәт Россия өчен»

2022 елның 22 марты, сишәмбе

«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтерлары белән 19 нчы социаль участокта «Без сәламәт Россия өчен» дигән төркемле дәрес уздырды. Чара 18 мартта алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан үткәрелде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес ике команда арасында ярышлар формасында үткәрелде. Волонтерлар ел саен үткәрелә торган акция турында сөйләделәр, командаларга бүлештеләр һәм үзләре дә биремнәрне үтәүдә катнаштылар. Ярышлар барышында катнашучылар сәламәт яшәү рәвешен искә төшерделәр һәм ныгыттылар, файдалы уңыш җыеп алдылар, «әпә Олимпиада»да катнаштылар һәм уйлап чыгарылган  походка бардылар. Балалар тизлектә, җитезлектә һәм интеллектта көч сынаштылар, физик сыйфатларын, командада эшли белүләрен һәм бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәттеләр. Дәрес ахырында балалар файдалы һәм тәмле бүләкләр алдылар.

Барлык катнашучылар да зур кызыксыну һәм мавыгу белән вакытларын үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International