Шушы көннәрдә "Нефтехим Арена" боз сараенда хоккей буенча мастер-класс узды. Терәк – хәрәкәт аппараты белән проблемалары булган һәм спортның әлеге төре белән «чирләгән» балалар үзләрен хоккейчы ролендә сынап карый алдылар.
Тренерлар балаларга уен кагыйдәләрен аңлаттылар, хоккейчыларның киемнәрен күрсәттеләр, үзләренә уенда катнашырга тәкъдим иттеләр. Балаларның шатлыклары чиксез булды! Алар үз хыялларын тормышка ашыра алдылар. Балаларның әти-әниләре мондый мөмкинлек өчен тренерларга рәхмәтле булдылар.
Хәтта һәвәскәрләр дәрәҗәсендә дә хоккей-балаларны телефоннан һәм планшетлардан аеру, үзен спорт җәмәгатьчелегенең бер өлеше итеп тою, аралашу һәм саф һавада булу өчен мотивацияләү өчен менә дигән ысул.
Нормаль реабилитация өчен кирәкле физик йөкләмәләрдән тыш, следж-хоккей команда эше, төрле-төрле хезмәттәшлек күнекмәләре алырга, җаваплы тәртипкә өйрәнергә ярдәм итә.
Нәтиҗә тулаем командага гына түгел, һәр аерым уенчыга да бәйле бит. Балалар телевизор экраннары янында тамашачылар гына түгел, ә көндәшләрен дә, үз-үзләренә ышанычсызлыкны да җиңү өчен бозга чыгучы чын хоккейчылар булалар.