21 март-Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне. Мондый диагнозлы кешеләр безнең арада аз түгел. "Кояшлы балалар"га толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль педагог Алисә Минһаҗетдинова “Volunteer. Life” иреклеләр төркеме белән берлектә «Кояшлы шәһәр тылсымы» дигән чара уздырды.
“Кояшлы балалар” сәламәт балалар белән бергә мастер - класста катнаштылар, анда үз куллары белән оригами техникасы ярдәмендә оча торган тәлинкәләр ясадылар, аннары спорт залында очучы тәлинкәләрне җибәрү буенча ярышларда катнаштылар.
Чара барышында волонтерлар командасы кечкенә катнашучыларга ярдәм итте, шул ук вакытта алар өчен бу - мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән беренче уртак эш булды, һәм алар үзләрен кайгыртучан, игътибарлы остазлар итеп күрсәтеп, һәр яктан яңа дусларына ярдәм иттеләр.