Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында 22 мартта «Мин тормышны сайлыйм» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чара балигъ булмаганнарның игътибарын бүгенге көндәге төп проблемаларның берсенә - наркоманиягә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында белгеч катнашучыларны ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия акциясы максаты белән таныштырды, яшьләр арасында наркотик матдәләр куллану масштабы турында сөйләде. «Наркотикларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән видеороликны караганнан соң, кеше организмына, бигрәк тә яшүсмерләрнең организмы ничек җимерелүе күрсәтелде. Соңыннан баш мие штурмы вакытында наркотиклар балаларның сәламәтлекләренә ничек тискәре йогынты ясыйлар, алкоголь эчемлекләрен һәм тәмәкене куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр. «Әйтә бел!» рольле уены балаларны дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтте.
Соңыннан катнашучылар алган материалны гомумиләштерделәр һәм алар үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга һәм тормышларында нинди дә булса зарарлы гадәтләргә юл куймаска тырышачаклар, дип ышандырдылар.