«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» дигән курс кысаларында 3 нче июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб балигъ булмаганнар арасында «Интернетта “фэйк”ны ничек аерырга» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максат: медиатекстларны һәм мәгълүмат чыганакларын анализлау нигезендә яшүсмерләрдә критик фикерләүне формалаштыру, Интернет-ресурслар белән практик эш нәтиҗәсендә мәгълүматны бәяләү критерийларын үзләштерү.
«Әни+бәби» клубы кысаларында 3 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдә тәрбияләнелүче 0 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар белән “Кояшкай, кояшкай, тәрәзәгә төш!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, табигатьнең җәйге күренешләргә бай булуы турында күзаллау, кояш образын рәсемдә тапшырырга өйрәтү.
3 июнь көнне «Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Матрицадан чыгу» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.
3 нче июнь көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская балалар арасында асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау, иҗат һәм фантазияне үстерү максатыннан асфальта «Дөнья, балалар күзлегеннән» дигән балалар рәсеме конкурсы оештырды.
2021 елның 2-нче июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар өчен интернат йортында тәрбияче Эзкова Энҗе Рафаэль кызы «Җәйге фантазияләр» дигән тема астында балалар белән асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау шөгыле үткәрде.
12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Балачак – ул шатлык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: балаларда күңелле кәеф, бәйрәмчә һәм яхшы атмосфера тудыру.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау эше кысаларында 1 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова 11 нче санлы социаль участокта балаларны яклау көненә багышланган «Җәй, әй күңелле җәй!” дип аталган чара үткәрде. Программада 35 балигъ блмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Максаты: бәйрәм атмосферасы һәм балаларның танып-белү эшчәнлеге булдыру.
1 июня во многих странах мира отмечается Международный день защиты детей. Это не только один из самых радостных и любимых праздников для детворы, но и напоминание взрослым о том, что дети нуждаются в их постоянной заботе и защите, и что взрослые несут ответственность за них. Такое название связано с тем, что детство каждого ребенка должно быть под защитой — защитой прав, здоровья и жизни подрастающего поколения.
Балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Аметист» һәм «Нур» яшүсмерләр клублары педагоглары белән берлектә 4 нче социаль участокта яшәүче 33 бала өчен «Исәнме, җәй» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Максаты: балигъ булмаганнарның каникул вакытында мәшгульлеген оештыру, аларны социальләштерү һәм адаптацияләү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Преттль-НК» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә 1 июнь көнне үзәк территориясендә балаларны яклау көне кысаларында «Балачак бәйрәме» дигән бәйрәм чарасы уздырганнар. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 150дән артык гаилә килде.