«Интернетта “фэйк”ны ничек аерырга»

2021 елның 4 июне, җомга

«Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» дигән курс кысаларында 3 нче июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб балигъ булмаганнар арасында «Интернетта “фэйк”ны ничек аерырга» дигән темага төркемле профилактик дәрес үткәрде. Максат: медиатекстларны һәм мәгълүмат чыганакларын анализлау нигезендә яшүсмерләрдә критик фикерләүне формалаштыру, Интернет-ресурслар белән практик эш нәтиҗәсендә мәгълүматны бәяләү критерийларын үзләштерү.

Дәрестә катнашучылар «фэйк» төшенчәсе белән таныштылар, алар аны ничек аңлыйлар һәм нәрсә белән чагыштыралар икәнен сөйләштеләр. Аннан соң балалар социаль челтәрләрдәге фэйклар белән очрашуның шәхси тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу хәлләрнең ничек булуын, аларның ышануларын, моның алдау икәнлеген аңлауларын белдерделәр.

Дәрес ахырында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар, «Мәгълүматның дөреслеген бәяләү кагыйдәләре» дигән белешмәлек алдылар һәм материалны ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International