1 июньдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен иң шатлыклы һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә өлкәннәргә балаларның даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуларын искәртү дә.
Бу истәлекле көнне Зәй муниципаль районында МБУ “Киноучреждение” территориясендә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан ведомствоара чаралар программасы оештырылды. Ведомствоара социаль патронажда торучы гаиләләр балалары һәм социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар-гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәт алучылар төрле конкурслар, уеннар, биюләр, җырлар, табышмаклар белән танып-белү-күңел ачу чараларында актив катнаштылар.
Бәйрәмдә балаларны “озын буйлы курчаклар” - яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан бирелгән куян һәм аю баласы каршы алды. “Кечкенә кунаклар”ны А.Миронов җитәкчелегендәге “Застава” хәрби-спорт патриотик клубы вәкилләре сәламләделәр. Яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну, асоциаль тәртипкә тискәре караш, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлтелгән кызыклы күрсәтмә чыгыш күрсәттеләр. Аннан соң бәйрәмне Маслова В.В. җитәкчелегендә “Волшебники” анимацион төркеме дәвам итте, катнашучылар әкият персонажлары “Свинка Пеппа” һәм өч песи “Карамелька, Коржик һәм Компот”ның биремнәрен зур куаныч белән башкардылар. Балалар шәхси эшмәкәр Шалафаев А. А. тарафыннан бирелгән “туңдырма” белән сыйланып сабын куыклары тамашасын бик теләп карадылар.
Бәйрәм ахырында “Киноучреждение” вәкилләре балаларны һәм аларның ата-аналарын “Кролик Питер 2” мультипликацион фильмын бушлай карарга чакырдылар.
Бәйрәм чаралары программасы бай эчтәлекле һәм кызыклы булырга вәгъдә иткән иде, ул башта ук өлкәннәр һәм балаларның барлык өметләрен аклады.
Ләкин шуны да билгеләп үтәсе килә, балаларны яклау көне - ул балаларның үзләре өчен күңелле бәйрәм генә түгел, ә барлык балалар да бәхетле булып үссен, укысын, яраткан эш белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә үз иленең абруйлы гражданнарын булсын өчен, бала хокукларын яклау кирәклеге турында җәмгыятькә искәртү дә.