2021 елның 2-нче июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар өчен интернат йортында тәрбияче Эзкова Энҗе Рафаэль кызы «Җәйге фантазияләр» дигән тема астында балалар белән асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау шөгыле үткәрде.
Максаты: яшь талантлар барлау, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү, вак моториканы, сөйләмне, күзаллауны үстерү.
Балачакны искә алсак без барыбыз да акбур белән асфальтта рәсем ясарга ярата идек. Бу - бик мавыктыргыч, күңелне күтәрә торган, әллә нинди хыялларга алып китә торган шөгыль ул. Асфальтта рәсем ясау процессы үзе мөхим, ул балаларга зур ләззәт бирә.
Кулына акбур алган бала тирә-юньдәге әйберләрле сүрәткә төшерә, үзенчә матур итеп төрле төсләргә буяп ясый. Бу шөгыльдән балаларның күңелләре күтәрелеп китә, кәефләре яхшыра. Бездә тәрбияләнүче балалар үзләренең авыруларын онытып торалар.
Менә буген дә Алинә, Артур, Руслан, Кирилл апалары белән төсле акбурлар алып чыктылар да, асфальтта шатлана-шатлана төрле-төрле рәсемнәр ясый башладылар. Алинә үзенә сары, шәмәхә төстәге акбурлар, Артурлар ак төсне сайлады, Русланга ал төстәгесе ошады ә Кирилл яшел төстәге акбурны сайлады. Шулай балалар мавыгып, шатланып үзләренчә бик тырышып матур-матур рәсемнәр ясадылар. Асфальтка ни генә сүрәтләнмәгән: кояш нур сибеп тора, чәчәкләр үсеп чыккан, өйнең түбәсеннән төтен чыгып тора, күлдә балыклар йөзеп йори.
Балаларга бүгенге шөгыль бик ошады, аларның күңелләре күтәренке иде. Апалары белән алар тагын шулай рәсем ясарга чыгарлар әле.