«Балачак – ул шатлык»

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

 

12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Балачак – ул шатлык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты: балаларда күңелле кәеф, бәйрәмчә һәм яхшы атмосфера тудыру.

Дәрес башында катнашучыларны актив эшчәнлеккә кертү өчен балалар бер-берсен аягүрә сәламләделәр, күршесенең уң һәм сулдан кулларын кыстылар. «Балачак иле» нә юл тоткач, һәр станциядә егетләр һәм кызлар «Бау астыннан уз», «Капкага кер», «Кем беренче флагка кадәр йөгерә», «Табышмакларга җавап бирегез» уеннарында актив катнаштылар.

Дәрес ахырында катнашучылар асфальтта төсле акбур белән матур һәм кызыклы рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International