3 нче июнь көнне балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская балалар арасында асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау, иҗат һәм фантазияне үстерү максатыннан асфальта «Дөнья, балалар күзлегеннән» дигән балалар рәсеме конкурсы оештырды.
Конкурс башында белгеч балаларга дөньяда төрле милләтләрнең бик күп булуы һәм аларның барысы да Җирдә тынычлык өчен тату яшәргә тиешлекләре турында сөйләде. Аннары асфальтта үз илләрен төсле акбур белән ясарга тәкъдим итте.
Рәсемнәр бик эчкерсез, башкару буенча да, сюжет буенча да төрле булып чыкты, әмма барысы да игелек һәм тынычлык идеяләре белән берләштерелгән иде. Балалар фантазияләрен күрсәттеләр һәм үз иҗатларыннан чын ләззәт алдылар.