«Балачак бәйрәме»

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре «Преттль-НК» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән берлектә 1 июнь көнне үзәк территориясендә балаларны яклау көне кысаларында «Балачак бәйрәме» дигән бәйрәм чарасы уздырганнар. Бәйрәмгә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 150дән артык гаилә килде.

Кунакларны зур курчаклар каршы алды, алар чара дәвамында балалар белән төрле уеннар һәм конкурслар, гадәти булмаган эстафеталар һәм флешмоблар үткәрделәр, теләкләре булганнарга аквагрим ясадылар. Рәсем конкурсында катнашкан балалар «Преттль-НК» ҖЧҖ исеменнән грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйрәмдә балаларга тыныч һәм имин балачак теләделәр, ә ата-аналарга үсеп җиткәч, балачакларын бары тик матур елмаю белән генә искә алсыннар өчен барлык балаларның да ата-ана мәхәббәтенә, кайгыртуына, игътибарына һәм яклауга мохтаҗ булуын тагын бер кат искә төшерделәр.

Балалар һәм ата-аналар бик күп тәэсирләр алдылар, яхшы кәеф белән таралыштылар. Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International