“Кояшкай, кояшкай, тәрәзәгә төш!”

2021 елның 4 июне, җомга

«Әни+бәби» клубы кысаларында 3 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина  социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрдә тәрбияләнелүче 0 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар белән “Кояшкай, кояшкай, тәрәзәгә төш!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, табигатьнең җәйге күренешләргә бай булуы турында күзаллау, кояш образын рәсемдә тапшырырга өйрәтү.

Дәрес бу юлы җәй, җәйге Кояшка багышланган иде. Балалар дәрестә җәйге күренешләр турында күзаллаулар алдылар; «Кояшны сүрәтлә» һәм «Әнигә кояш турында җырла» кебек уеннар аша сүз, фикерләүне, хәтерне үстерделәр; төсле кәгазьдән кояш нурлары җыйдылар. Дәреснең җырлы өлешендә балалар, музыка астында хәрәкәтләр ясап, погремушкалар белән биеп, хәрәкәтләнү күнекмәләрен ныгыттылар. Иҗади өлештә кояш нурларын,  сары төс белән таныштылар.

Соңыннан балалар ирекле уен эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр, ә әниләр аларга ярдәм иттеләр һәмбер-берсе белән баланы тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International