Балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Аметист» һәм «Нур» яшүсмерләр клублары педагоглары белән берлектә 4 нче социаль участокта яшәүче 33 бала өчен «Исәнме, җәй» дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырды. Максаты: балигъ булмаганнарның каникул вакытында мәшгульлеген оештыру, аларны социальләштерү һәм адаптацияләү.
Бәйрәмгә килгән балалар бәйрәм чарасында бик теләп катнаштылар. Күңелле Бегемот һәм аниматорлар балалар белән төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр, табышмаклар әйтештеләр.
Балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырлар җырладылар, күңел ачтылар һәм яхшы кәеф белән таралыштылар. Алда әле өч ай җәйге каникуллар!