9 июньдә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Үз-үзеңне көйләү ысулларын өйрәтү» темасына гамәли дәрес үткәрде.
9 июнь конне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Россия тәрәзәләре” темасы буенча акциядә катнашты.
4 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Минем йортым – минем Рәсәй» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: вак моториканы, иҗади һәм танып-белү фикерләвен үстерү, хезмәт сөючәнлекне формалаштыру.
7 июнь көнне Россиянең махсус олимпиадасына әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-хәрәкәтләнү күнекмәләрен, командада эшли белүне үстерү.
Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында волонтерлар ярдәме белән төзелгән мәйданчык бар. "Шәфкать" үзәгендә тәрбияләнүчеләр тәрбияче Шәйхиева Е.А. белән берлектә ял вакытларын шунда үткәрергә бик яраталар.
2021-нче елның 3-нче июнь көнне Югары Утар балалар интернат-йортының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Галимҗанова Ф.Н. балалар белән “Туган ягым” дигән темага рәсем дәресе уздырды.
7 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Конституция», «Хокук», «Бурыч» төшенчәләрен ныгыту, үз илеңә патриотизм хисен формалаштыру, балигъ булмаганнарның хокукый культурасын үстерү максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 бала арасында «Россия көне» дигән чара уздырды.
“Балаларны яклау көне” бәйрәме –иң кызыклы, мавыктыргыч, уеннарга иң бай бәйрәмнәрнең берседер мөгаен. Бәйрәм барлык тәрбияләнүчеләрне һәм барлык хезмәткәрләрне җыйды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аноним наркоманнар» җәмгыяте вәкилләре белән берлектә 3 июнь көнне «Аеклык ноктасы» клубында «Минем тормышымдагы ишарәләр» дигән темага дәрес уздырды. Максат: дөрес булмаган аралашу чараларын үстерү һәм үз-үзеңне бәяләүне арттыру.