ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Ышаныч телефоны – синең дустың» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт алучы 8 балигъ булмаган бала катнашты.        

Балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында 12 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 11 балигъ булмаган бала арасында «Утлы дуга» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларны Ватаныбызның тарихи вакыйгалары, совет кешеләренең - Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыклары белән таныштыру, үз илебез тарихына якынайту.

2022 нче елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 14 нче июлҗ көнне «Чикләүләрсез спорт» дигән төркемле дәрес үткәрде.

 Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлнара Гыйззәтуллина 12 июль көнне закон белән каршылыклары булган 4 яшүсмер өчен «Без кем һәм ничек аралашабыз» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: эмоциональ элемтәләрне билгеләү һәм якыннанрак танышу өчен үз характерыңдагы  үзенчәлекләреңне билгеләү һәм өйрәнү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 12 бала өчен җәйге мәйданчыкта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә - ул җиде мин» дигән чара уздырды. Максат: үз гаиләңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, каникул вакытында балаларның файдалы мәшгульлеген оештыру. 

Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең җәйге мәйданчыгында социаль эш буенча белгеч Анжела Хайрова «Минскны азат итү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.

"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре арасында "Әни ярдәмчеләре" дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрес балаларны гомумкешелек кыйммәтләренә, иң якын һәм туган кешеләренә – әниләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Гаилә сценариен үзгәртү аша инвалид балалары булган ата-аналарда эмоциональ януны кисәтү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның коммуникатив сәләтләрен үстерү, психологик сәламәтлекне саклау.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 нче елның 14 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы "Җәй буяулары" асфальтта рәсем ясау шөгылен үткәрде.

"Фәнгә юл" программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала арасында «Кызыклы физика» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: физикага карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; физик терминнарны кулланып дөрес монологик сөйләм, игътибар, күзәтүчәнлек, яңа ситуациядә белемнәрне куллана белүгә; балаларны яхшы аралашуга өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International