«Ышаныч телефоны – синең дустың»

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Ышаныч телефоны – синең дустың» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә социаль хезмәт алучы 8 балигъ булмаган бала катнашты.        

Дәрес белгечнең телефон психологик ярдәменең барлыкка килү тарихы турында сөйләвеннән башланды: иң башында бу эшне кем башлаган, кем өчен телефон ярдәме барлыкка килә, аңа кем шалтырата ала һәм нинди мәсьәләләр буенча һ.б. «Дуслык йорты» күнегүен үтәп, катнашучылар үз гамәлләрен координацияләргә, командада эшләргә өйрәнделәр. “Хисләрне таны” уены нәтиҗәләре буенча, балалар кешенең хисләрен билгеләү бик авыр, шуңа күрә ышаныч телефонында психолог-консультантлар эшли, дигән нәтиҗәгә килделәр. 

Дәрес ахырында катнашучылар ышаныч телефонына нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйттеләр, ни өчен бу номерга тик торганнан гына шалтыратырга ярамый, шулай ук ашыгыч хезмәтләр номерлары язылган буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International