«Чикләүләрсез спорт»

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2022 нче елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова 14 нче июлҗ көнне «Чикләүләрсез спорт» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес башында катнашучылар «Олимпия уеннары» төшенчәсе белән, аның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Олимпия уеннарының җәйге һәм кышкы төрләре каралды, шулай ук Махсус Олимпиада спорт төрләре сайлап алынды. Аннары балаларга «Спорт-ул сәламәтлек» дигән викторина һәм спорт турында табышмаклар чишү тәкъдим ителде. Соңрак җәйге мәйданчыкта катнашучылар, командаларга бүленеп, баскетбол, футбол, теннис кебек уеннарда ярыштылар. 

Дәрестә балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алдылар, командада эшли белүләрен, хәрәкәтләрнең тизлеген һәм җитезлеген үстерделәр, үзләре өчен файдалы мәгълүмат алдылар, вакытны күңелле һәм кызык итеп үткәрделәр, канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International