Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Җәй буяулары" асфальтта рәсем ясау шөгыле.

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 нче елның 14 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Рәмзия Рамил кызы "Җәй буяулары" асфальтта рәсем ясау шөгылен үткәрде.

Максат: балаларда асфальтта акбур белән рәсем ясау белән кызыксыну уяту.

Бурыч: - асфальтта акбур белән рәсем ясау белән кызыксынуны үстерүгә ярдәм итү, иҗади сәләтләрен үстерү;

 - кул бармакларының вак моторикасын , күрү-хәрәкәт координациясен үстерү;

- бу иҗат төренә кызыксыну тәрбияләү.

Күпләр өчен җәй балачактан-асфальтта акбур белән рәсем ясау. Балаларны асфальтта акбур белән рәсем  ясарга тарта. Күпчелек эшләр-асфальтта картиналар күмәк эш булып башкарыла. Балалар һәрберсе үз рәсемен ясый башлый.

 Асфальт , аларның иҗаты һәм сурәтләре  өчен бу вакытта зур келәмгә әверелә. Рәсем ясау барышында алар үзләренең иҗади сәләтләрен генә үстереп калмыйча, кулларының вак моторикасын, игътибарын, фикерләүне дә үстерә.

 Асфальтта балалар кояш, янәшәдә болытлар, аланда чәчәкләр һәм күбәләкләр ясадылар. Рәсемнәр бик матур, төрле итеп башкарылган, сюжет буенча да килеп чыкты. Балалар фантазияләрен күрсәттеләр һәм үз иҗатларыннан ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International