Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Кызыклы физика" дигән төркемле дәрес узды"

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

"Фәнгә юл" программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 балигъ булмаган бала арасында «Кызыклы физика» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: физикага карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; физик терминнарны кулланып дөрес монологик сөйләм, игътибар, күзәтүчәнлек, яңа ситуациядә белемнәрне куллана белүгә; балаларны яхшы аралашуга өйрәтү.

Дәрес башында балаларга физикадан белем алу нәтиҗәсендә кешеләр төрле машиналарның һәм механизмнарның эшен аңлый, әйләнә-тирәбездә барган күренешләрне аңлата алулары турында җиткерелде. «Калтыравык» һәм «Чәрелдәвек» турында тәҗрибә туплап, балалар калтыравыклы предметларның гына тавышы килә дигән нәтиҗә ясадылар. Шулай ук «Сабынлы тәлинкәләрне күтәрү», «Могъҗизалы су», «Сәер кәгазь битләре», «Серле бәрәңге», «Инерция», «Тылсымлы шарлар» кебек тәҗрибәләр үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Дәрес азагында балалар кызыклы тәҗрибәләр үткәрү өчен кирәкле бөтен әйберне өйдә табып була дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International