«Гаилә - ул җиде мин»

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 12 бала өчен җәйге мәйданчыкта гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә - ул җиде мин» дигән чара уздырды. Максат: үз гаиләңә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, каникул вакытында балаларның файдалы мәшгульлеген оештыру. 

Чара башында белгеч балалар белән 8 июльдә нинди бәйрәм билгеләп үтелүе, бу бәйрәмнең символы нинди чәчәк булуы турында сөйләштеләр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Соңыннан белгеч гаилә һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный икәнлеге турында сөйләде, шулай ук гаиләсез кешенең бик ялгыз һәм бәхетсез булуын ассызыклады. Соңыннан балаларга асфальтта акбур белән ясалган ромашканың таҗларын төрле төсләргә буяу биреме бирелде. Балалар бик теләп төрле төсләргә: сары, алсу, зәңгәр һәм ак төсләргә буядылар. Уртак көч белән бизәлгән ромашка бик матур килеп чыкты.

Ахырда һәркемгә үз гаиләсен яратырга һәм сакларга кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International