Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең җәйге мәйданчыгында социаль эш буенча белгеч Анжела Хайрова «Минскны азат итү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү.
Дәрес башында белгеч балалар белән хәрби техника һәйкәлендә булдылар, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының төп даталары, аның хәрби башлыклары турында искә төшерделәр. Шуннан соң балалар үзәктә «Минскны алу» дигән видеофильм карадылар, аннан Белоруссия башкаласы Минск шәһәренең Бөек Ватан сугышы вакытында Германия гаскәрләре тарафыннан оккупацияләнүен һәм 1944 елның 29 июненнән 3 июленә кадәр һөҗүм итү операциясе барышында азат ителүен белделәр. Ул 1944 елда «Багратион» кодлы исем астында Белоруссия стратегик операциясенең төп этапларының берсе була, аның максаты - «Центр» армияләренең немец төркемен тар-мар итү һәм Белоруссияне фашист илбасарларыннан азат итү була.
Дәрес балаларны кызыксындырды, алар күргәннәреннән канәгать калдылар, Бөек Ватан сугышының яңа битләрен белделәр.