"Әни+бәби" клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре арасында "Әни ярдәмчеләре" дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрес балаларны гомумкешелек кыйммәтләренә, иң якын һәм туган кешеләренә – әниләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Клуб дәресендә балалар әниләргә шатлык, елмаю бүләк итәргә өйрәнделәр. Кечкенә булсалар да, нәниләр чынлыкта әниләренә ничек ярдәм итә алуларын күрсәттеләр. Пластилиныннан тәлинкәләр, күмәч әвәләп курчакларны ашаттылар. Дәрес дәвамында әниләр балаларына ярдәм итәргә тырыштылар.
Әниләрнең назлы елмаюлары, балаларның бәхетле күзләре - дәресләрнең чын бизәге булды!