Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Чәчтараш эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Миләүшә Авзалова «Ир-атларның чәчен “Керпе” рәвешендә кисү” дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: «керпе» ир-атларның чәчен кисү технологиясе белән таныштыру һәм өйрәтү, чәчләрне кисү өчен электр машинасыннан файдаланырга өйрәтү.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының «Балкыш» исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта малайлар төркемендә тәрбияче Анжелика Пушкова «Горур булып җилфердәүче байраклар!» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Яшүсмерләр Россия флагының 300 елга якын тарихлы һәм аңа нигез салучы Петр I булуын белделәр.
15 нче июль көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаган балалар арасында «Чуерташта рәсем» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: иҗади күнекмәләрне, фантазияне үстерү.
15 нче июль көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Ариадна җебе» социаль технологиясе кысаларында «Зарарлы гадәтләр» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларга үзләренең зарарлы гадәтләргә аңлы карашын формалаштыруда ярдәм итү. Әлеге чарада 17 бала катнашты.
Наркомания, ВИЧ/СПИД, җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында 14 июльдә 15 яшүсмер өчен «Җенси юл белән тапшырыла торган авырулар төрләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: җенси юл белән бирелә торган авыруларның күчүен аңларга өйрәнү, аларны профилактикалау һәм дәвалау белән таныштыру.
16 июль көнне, шушы хозурлыкны балаларга күрсәтү,аларның сәламәтлеген кайгырту максатыннан, Югары Утар балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Рәмзия Сафина, «Шәфкать» бүлегендә тәрбияләнуче бер төркем балалар белән интернат биләмәсендә, «Саф һавада сәламәтлек сәгате» дип аталган шөгыль үткәрде.
Балаларның җәйге ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова 15 июль көнне җәйге мәйданчыкта «Суда куркынычсызлык» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: җәйге вакытта суда үз-үзеңне тоту нигезләрен формалаштыру.
«Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен Түбән Кама шәһәренең Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музеена экскурсия оештырды. Максаты: яшүсмерләрне рәссам Әхсән Фәтхетдиновның эшләре белән таныштыру; рәссам эше аша нәфис зәвык һәм гармония тәрбияләү.
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүче балалар белән шәһәр музеена экскурсия оештырды. Максаты: балаларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, күзаллауларын киңәйтү һәм танып-белү мәнфәгатьләрен тәрбияләү.
14 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында 15 социаль хезмәт алучы белән «Корбан булу психологиясеннән арыну» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Максаты: “Корбан” позициясенең тискәре нәтиҗәләрен күрү һәм аннан баш тарту.