ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубында «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Социаль хезмәт алучылар психиагностиканы гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнү максатыннан уздылар.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 1 декабрь көнне  психик тайпылышлары  булган граҗданнар өчен интернат  йортында , инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Җиһан буйлап яхшылык идарә итә” исемле рэсем ясау конкурсы үткәрелде.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 30 ноябрьдә 10 нчы социаль участокта «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Алтын гасыр» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чара 15 балигъ булмаган бала арасында татар халкының мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе
2021нче елның 30нчы ноябрендә «Югары Үтар психик тайпылышлары булган затлар өчен билгеләнгән балалар интернат йорты»нда Шарипова Г.М. тарафыннан «Кышкы табигать» исеме астында рәсем дәресе уздырылды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында “Әни - ул дөнья нуры, Әни - ул тормыш” дигән чара уздырдылар.

«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында 30 нчы ноябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Боздан үзең генә йөрмә, бәлагә эләгергә була» дигән төркемле дәрес үткәрде. Кышкы чорда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан үткәрелгән чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты.

25 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Балчыктан сувенир» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле 6 балигъ булмаган бала катнашты.

2021-нче елның 29-нчы ноябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк " Без дус була беләбезме? «дигән темага әңгәмә үткәрде

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина әниләр көненә багышланган «Минем әнием» дигән чара үткәрде. Бәйрәм чарасы «Альфа» мәдәният йортында социаль хезмәт алучылар арасында уңай эмоциональ атмосфера, игелеклелек, үзара аңлашу һәм балалар белән ата - аналар арасында үзара аңлашу булдыру максатыннан үткәрелде.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

26 нчы ноябрь көнне Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече 11 балигъ булмаган бала арасында «Порт-Артур ныклыгы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән чара 10 нчы социаль участокта узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International