«Югары Утар психик тайпылышлары булган затлар өчен билгеләнгән балалар интернат йорты»нда «Кышкы табигать» исеме астында рәсем дәресе

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе
Максатлары: -шатлыклы кәеф булдыру , балаларда үзләре һәм тәрбияче белән берлектә рәсем ясауга кызыксыну уяту; - иҗади сәләтләрен үстерү. Кыш ул-табигатьнең сихри һәм тылсымлы ел фасылы. Бу вакытта күңел могҗиза көтә.Шул күңел халәтен, без балалар белән берлектә, кәгазьдә сурәтләрга булдык һәм «Кышкы табигать» исеме астында рәсем дәресе уздырдык. Балалар рәхәтләнеп кыш турында кызыклы тарихлар тыңладылар. Кышкы әкиятләр исә, балаларга аеруча да ошады. Алар зур кызыксыну белән рәсемнәр ясадылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Дәрес бик кызыклы үтте. Куелган максатларга ирешелде дип уйлыйм. Балалар канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International