Түбән Кама шәһәре төзелүгә 55 ел тулуны бәйрәм итү чаралары кысаларында 29 ноябрьдә 3 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Шәһәрем урамнары» курсыннан «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы геройлары» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Герой-якташларыбыз, аларның батырлыклары һәм Ватанга мәхәббәт турында белемнәрен ныгыту, геройлар үрнәгендә патриотизм тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 11 бала катнашты.
Халыкара әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 26 нчы ноябрь көнне 12 нче социаль участогында гаилә кыйммәтләрен формалаштыру максатыннан «Әни канаты астында» дигән чара үткәрде. Чарада 8 гаилә катнашты.
26 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова Халыкара әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында «Ана яктысы - мәхәббәт уты» дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Чара тәрбияләү, хатын-кызлар аналарга карата хөрмәтле мөнәсәбәт, игелек хисе, кайгыртучанлык һәм якын кешеләргә мәхәббәт булдыру максаты белән социаль хезмәт күрсәтелүче 8 гаилә өчен үткәрелде. Бәйрәм программасында әниләр һәм балалар өчен конкурслар, викториналар һәм уеннар әзерләнгән иде.
26 нчы ноябрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Тел – халыкның тере күңеле» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. 9 балигъ булмаган бала катнашкан әлеге чара туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну формалаштыруга, башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде.
«Гаилә» үзәге тарафыннан РФ Президенты грантына тормышка ашырыла торган «Игелек юлы» социаль склады проектын тормышка ашыру эше тәмамланды. Проект авыр тормыш хәлендә калган, авыл җирендә яшәүче кешеләрне социаль яклауга юнәлдерелгән иде. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге проектның партнерларыннан берсе булып торды, үзәк белгечләре аны тормышка ашыруда ярдәм иттеләр.
25 нче ноябрь көнне «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Төрле биюләр көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 6 балигъ булмаган, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Максаты: эстетик тәм, көй астында биергә өйрәнү күнекмәләрен формалаштыру.
25 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында «Мин - булачак ата-ана» дип исемләнгән дәрес үткәрде. 14-15 яшьлек 19 яшүсмер булачак ата-аналыкка психологик яктан әзерлеккә юнәлдерелгән чарада катнашты.
25 нче ноябрь көнне «Үзгәрешләр җиле» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская хокук бозучы 5 балигъ булмаган яшүсмер өчен Раштуа гыйбадәтханә экскурсия үткәрде. Максат: яшүсмерләрне православие храмы, аның төзелеше, гыйбадәтханә сәнгате, иконоязма, символикасы, эчке һәм тышкы бизәлеше белән таныштыру; рухи, тарихи һәм мәдәни мираска сакчыл караш тәрбияләү.
«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 25 ноябрь көнне «Өй хайваннары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Дәреснең максаты булып балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру торды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Алия Малякова һәм Әлфинә Абдеева 23 һәм 24 ноябрьдә «Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү» дигән темага белем бирү семинарында катнаштылар.