Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында “Әни - ул дөнья нуры, Әни - ул тормыш” дигән чара уздырдылар.
Балалар әниләрен котладылар, шигырьләр башкардылар, «Әниемнең портреты» дигән мастер-класста катнаштылар. Балалар әниләренең йөзләрен төгәл күрсәтергә һәм аларны бу рәсемнәр белән сөендерергә тырыштылар. Бердәмлек һәм уңай кәеф күтәрү максатыннан һәр әни үзенең баласы белән уеннарда, конкурсларда һәм викториналарда катнашты. Балалар үз әниләренә бик күп яхшы, игелекле сүзләр әйттеләр, балачаклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Чара ахырында балалар әниләренә үз бүләкләрен тапшырдылар һәм тагын бер кат чын күңелдән аларны бу күркәм бәйрәм белән котладылар.