2021 елның 1 декабрь көнне психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен интернат йортында , инвалидлар ункөнлеге уңаеннан «Җиһан буйлап яхшылык идарә итә” исемле рэсем ясау конкурсы үткәрелде.
Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аеруча игьтибарга, яхшылыкка, хөрмәткә лаеклы затлар. Алар башкалардан мөмкинлекләре чикле булулары белән аерылып торалар.
Безнен балалар йортында шундый балалар тәрбияләнә. Без- тәрбиячеәр аларга үзебезнең назыбызны ,әни җылысын биреп эшлибез. Бугеннән инвалидлар декадасы башланып китте. Бу уңайдан балалар йортында күптөрле чаралар үткәрелә.
1 декабрь көнне тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы балалар белән берлектә кешелеклелек, толерант шәһес тәрбияләү максатыннан, рәсем ясау бәйгесе үткәрде. Чара дуслык, ярдәмчеллек турында шигырь уку белән башланып китте. Аннары тәрбияче балалар белән әңгәмә оештырды.
Соңыннан тәкъдим ителгән рәсемнәрне буяу балаларга аеруча ошады. Бу чарадан тәрбияче һәм балалар уңай кичерешләр алдылар.