«Балчыктан сувенир»

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

25 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Балчыктан сувенир» дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада мөмкинлекләре чикле 6 балигъ булмаган бала катнашты.

Төркемле дәрес башында хезмәт буенча инструктор балаларга даганың нәрсә икәнлеге турында сөйләде, ул ни өчен кирәк, шулай ук бәхет талисманы буларак даганың тарихы турында сөйләде. Катнашучыларга балчыктан дага ясарга тәкъдим ителде, эш барышы күрсәтелде һәм куркынычсыз эш алымнары аңлатылды. Даганы ясау өчен балчык, пыяла, ПВА җилеме, су файдаланылды. Дәрес барышында балигъ булмаган балалар бармак һәм куллары өчен яхшы күнегүләр алдылар, пычранырга курыкмыйча балчык белән эшләргә мөмкинлек алдылар. Эшләнмә сакланган арада, балалар сувенирны алга таба бизәү өчен төсләр сайладылар.

Әлеге дәрес ярдәмендә катнашучылар иҗади сәләтләрен, күзаллауларын, вак моториканы үстерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International