«Порт-Артур ныклыгы»

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

26 нчы ноябрь көнне Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече 11 балигъ булмаган бала арасында «Порт-Артур ныклыгы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән чара 10 нчы социаль участокта узды.

Бу дәрестә белгеч балаларга рус-төрек сугышы турында сөйләде. 1904 елның 26 ноябрендә рус солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы аркасында Порт-Артур ныгытмасы рус гарнизонын саклый алды, дип сөйләде. Слайдларны карагач, балалар ул еллардагы солдатларның хәрби киемнәрен, коралланышларын, көчләрнең бер-берсе белән чагыштыруын һәм башка бик күп нәрсәләрне күрә алдылар.

Соңыннан нәтиҗә ясалды: үз илеңне, үз халкыңны яратырга һәм кирәк булса, аларны яклауга басарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International