Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 30 ноябрьдә 10 нчы социаль участокта «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Алтын гасыр» дип аталган дәрес үткәрде. Әлеге чара 15 балигъ булмаган бала арасында татар халкының мәдәнияте белән кызыксынуны үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
Дәрестә балаларга Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихы, аның символлары, мәдәнияте, сәнәгате турында кечкенә генә ролик күрсәтелде. Аннары катнашучылар үзләре булган Татарстан урыннары турында сөйләштеләр. Алар үз якларының матур булуы, анда нинди игелекле һәм лаеклы кешеләр яшәве, үз гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятләрен ничек саклавы турында сөйләделәр. Аннары катнашучылар Татарстан символикасы төшерелгән открыткалар ясадылар.
Соңыннан белгеч балаларга туган телен, гореф-гадәтләрен белергә, башка милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәттә булырга һәм аларның мәдәниятен хөрмәт итәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерде.