“Без дус була беләбезме?”дигән темага әңгәмә - ДКУ “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты”

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

2021-нче елның 29-нчы ноябрендә Югары Утар балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гильмутдинова Гөлчәчәк " Без дус була беләбезме? «дигән темага әңгәмә үткәрде.

Дәреснең максаты: дуслык кыйммәтләре турында күзаллауны киңәйтү.

Бурыч:

-тәрбияләнүчеләрнең хәтерен, фикерләвен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү; бер-береңне дус итәргә һәм аңларга омтылу;

- дусларга игътибарлы, мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес башында тәрбияче "Нәрсә ул дуслык” шигыре белән таныштырды . “Аннары дуслык нәрсә ул?” - дигән сорау яңгырады. Тәрбияләнүчеләр сорауларга җавап таптылар. Әңгәмәдән соң тәрбияче "Дуслык чәчәге"уенын тәкъдим итте. Һәр тәрбияләнүче үзенә ошаган таҗны алып, дуслык турында мәкаль белән танышты. Дәрес ахырында бергәләп "Дуслык нык" җырын башкардылар. Тәрбияләнүчеләр бик канәгать калдылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International