2 июньнән 26 июньгә кадәр Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында наркотикларга каршы айлык уздырылды. Ул «Наркотикларсыз тормыш»девизы астында үтте.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
26 июньдә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен Watsapp мессенджер кушымтасы аша наркотикларга каршы айлык кысаларында Халыкара наркотиклардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көненә багышланган чара үткәрелде. “Наркотикларсыз тормыш” исемле әлеге чарада 38 кеше катнашты.
29 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Искиткеч кошлар дөньясы” дип аталган презентацион дәрес күрсәттеләр.
2020 нче елның 29 нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты тәрбиячесе Яруллина Р.Р. тарафыннан “Безнең сайлау –наркотиксыз тормыш” дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү әңгәмәсе үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова умыртка баганасы авырулары белән социаль хезмәт алучылар өчен сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.
Югары Ослан интернат-йортында «хәтерләр терапиясе " технологиясе буенча дәрес узды»
Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында «Яшь янгын сүндерүче» эстафетасы үткәрелде.
Әмма, көтелмәгән хәлләргә карамастан, 26 июньдә “Юлдаш” интернат-йортында тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл уеннары буенча мини-чемпионат үткәрү турында карар кабул ителде. Чемпионатта катнашучылар «Матрешка», «Крокинол», «Корн Холл», «Боулинг» уеннарының дүрт төре буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ярыш йомгаклары буенча (күптөрле ярыш) җиңүчеләр билгеләнде.