29 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Искиткеч кошлар дөньясы” дип аталган презентацион дәрес күрсәттеләр.
Аны карап балалар безнең кырыйда яшәүче кошлар турында, аларның ачык үзенчәлекләре, тукланулары һәм яшәү тәртипләре турында белделәр. Балалар шундый матур әйләнә- тирә дөньясына шатландылар һәм гаҗәпләнделәр. Ә белемнәрен ныгыту өчен табышмаклар һәм кроссвордлар чиштеләр.