ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Билгеле булганча, 2020 елның 25 июньнән 1 июленә кадәр Россиянең төп законы – Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара. «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр 2020 елның 27 июненә 100 процент тавыш бирделәр.

22 июньдә Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге вәкиле Альбина Вәлиева “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Түбән Кама балалар йорты тәрбияләнүчеләреннән котлау открыткалары тапшырды.


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Һәр кеше гомеренең көзен гаиләдә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында лаеклы итеп каршылыйсы килә. Ә андый мөмкинлек булмаганда  нишләргә?

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын башлап җибәрде. Проектның асылы шунда: пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидларга икенче йорт табып, анда аларны туганнары буларак кабул итүгә ирешү. Проектның максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тою һәм соңгы елларын мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар белән үткәрү.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Җәлил картлар йорты сайлауда катнашты

Арчаның " Өмет чаткысы "тернәкләндерү үзәге проекты Министрлар Кабинеты тарафыннан финансланган. Грант ярдәмендә эшкә интерактив тернәкләндерү методикаларын кертә алдык. 

 «Нәтиҗәле ата-ана мәктәбе» технологиясе буенча ата-аналар җыелышы кысаларында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Кашапова А.Х. «Ата-аналар хисләре

Теләче муниципаль районының “Родник” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Зиннатова Г.Р., Хусаинова Л.З. тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләргә чыгу оештырылды. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, чөнки Татарстан Республикасы территориясендә 20 июньнән алып 26 июньгә кадәр урыны белән урманнарда югары янгын чыгу куркынычы көтелә.

Татарстан Республикасының йөз еллык юбилеен бәйрәм итү

Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында, шулай ук «Исток-Башлангыч» КЦСОН базасында эшләүче «Волонтер» ДЦ чаралары планын гамәлгә ашыру максатларында, 2020елның июнь аенда «Ветераннар янәшә яши» көнкүреш хезмәтләре күрсәтү акциясе уздырдылар.  Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны участокларын, ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә, йортларны һәм фатирларны җыештыруда ярдәм күрсәтелде.

Бүген 26.06.2020елны Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International